Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Документта хата киткән. Нишләргә? (Файдалы киңәш)

Миңа 54 яшь. Әлеге вакытта эшләмим, мәшгульлек үзәгендә исәптә торам. Пенсиягә чыгу өчен документлар җыя башлаган идем, хезмәт кенәгәмдә әтиемнең исеме дөрес язылмаган булуы ачыкланды. "Сәлихьяновна" урынына "Сәлихяновна" дип язганнар. Бу хәл пенсиягә чыкканда мәшәкать тудырыр микән? Илүсә Рәхимова. Чынлап та, пенсия рәсмиләштергәндә проблема килеп чыгарга мөмкин. Ләкин Пенсия фонды...

Миңа 54 яшь. Әлеге вакытта эшләмим, мәшгульлек үзәгендә исәптә торам. Пенсиягә чыгу өчен документлар җыя башлаган идем, хезмәт кенәгәмдә әтиемнең исеме дөрес язылмаган булуы ачыкланды. "Сәлихьяновна" урынына "Сәлихяновна" дип язганнар. Бу хәл пенсиягә чыкканда мәшәкать тудырыр микән?
Илүсә Рәхимова.
Чынлап та, пенсия рәсмиләштергәндә проблема килеп чыгарга мөмкин. Ләкин Пенсия фонды хезмәткәрләре сезнең исем - фамилиягезнең икенче документларда дөрес итеп язылуын исәпкә алырга мөмкин. Андый документлар исемлегенә туу турындагы таныклык, мәктәпне тәмамлау турында аттестат, уку йортын тәмамлау турындагы диплом, никах һәм балаларның туу турындагы таныклыклары керә.
Пенсия фондының комиссия утырышында бөтен документлар да карала һәм аларны кабул итү-итмәү турында карар чыгарыла. Күпчелек очракта Пенсия фонды хезмәткәрләре үз өстенә җаваплылык алмый һәм документларны кабул итү буенча тискәре җавап бирүчән. Бу очракта судка мөрәҗәгать итәргә кала. Гадәттә, суд булачак пенсионер яклы һәм документларны кабул итәргә дигән карар чыгара.
http://omet-rb.ru/met-k-soravym-bar/1182-dokumentta-khata-kitk-n-nishl-rg
фото:https://go.mail.ru/search_images?rf=11956636&fm=1&gp=800000&q=%D0%BE%D1%88%D0%B8%D0%B1%D0%BA%D0%B0%20%D0%B2%20%D0%B4%D0%BE%D0%BA%D1%83%D0%BC%D0%B5%D0%BD%D1%82%D0%B5%20%D1%84%D0%BE%D1%82%D0%BE&frm=web#urlhash=6503268605995204531

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев