Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар өчен яңа эш атнасына йолдызнамә

12 — 18 ноябрь

КУЧКАР (21.03-20.04)ларның финанс хәле бу атнада шактый тотырыклана төшә. Сөйгәнегез белән уртак тел табарга тырышыгыз. Проблемаларны озакка сузмагыз, вакытында хәл итәргә тырышыгыз. Парлыларга язылышу өчен уңышлы атна. Йорт яки күчемсез милек сатып алуыгыз ихтимал. Балаларга карата игътибарлы булыгыз.


ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)ларга бу атнада юридик сораулар белән очрашырга туры килер. Автодокументларыгызны кат-кат тикшерегез. Бер хәреф хатасы күңелсез хәлләргә китерергә мөмкин.  Тормыш иптәшегезгә яки сөйгәнегезгә аеруча игътибар юнәлтсәгез, көтелмәгән ызгыш-талашлардан сакланып кала алырсыз. Ялларны өйдә үткәрегез.


ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләр күчемсез милек белән бәйле сатып-алу, арендага бирү эше белән мәш килер. Гаиләгезгә карата мәрхәмәтле һәм сабыр булыгыз. Элеккеге танышыгызны очратуыгыз мөмкин.  Эшлекле киңәшмәләрне чигереп торырга туры килмәгәе. Финанс операцияләрен башкарганда сак булыгыз. Мошенниклар тик ятмый.


КЫСЛА (22.06-22.07)ларның һәр минуты санаулы. Атна яудагы содат тормышы кебек үтәр. Тагын бер кат көчегезне җыеп алга омтылсагыз – җиңү сезнеке. Аннан җитәкчегездән курыкмый ял сорый аласыз. Ялларны исә шифаханәдә сәламәтлекне ныгыту файдалы булачак дип фаразлый йолдызлар. Аннан тагын күп көч куярга туры киләчәк.


АРЫСЛАН (23.07-22.08)нар күптән эшли башлаган проектларын ниһаять тәмамлар. Уңышлы эшегезне партнерлар югары бәяләр. Яңа клиентлар базасы тупларсыз, файдалы килешүләр төзерсез. Һәм әлбәттә яхшы гына күләмдә керем тупларсыз. Эшлекле киңәшмәләр өчен яхшы атна. Якыннарыгызга карата сабыр булыгыз.


КЫЗ (23.08-22.09)лар бу атнада романтик һәм авантюрист булыр. Тик башыгызны гына югалта күрмәгез. Акчагызны юк-барга сарыф итмәгез. Алдагы көнне уйлагыз. Акча кысып тотканны, санап торганн ярата. Шәхси тормышта яки эштә кискен үзгәрешләр булырга тора. Әмма куркырлык сәбәп юк, бар да уңай якка булачак.


ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләргә эшләгән акчаны шунда ук туздырып барырга түгел, киресенчә җыя барырга киңәш ителә. Фитнес белән шөгыльләнү, миңнәрне бетерү буенча косметик процедуралар үтү, спа-салонга бару, тешләрне ямату матурлыкны гына кайтарып калмас, ә сәламәтлеккә дә файда бирер. Мәхәббәттә сезгә тиңнәр булмас.


ЧАЯН (24.10-22.11)нарның әлеге атнасы бик киеренке үтәр. Өстәвенә ерак туганнар, өйдәгеләр белән мөнәсәбәтләрне дә җайга салырга туры килер. Кемнәрдер сезне яманласа, икенче берәүләре хуплар. Әмма аңлы рәвештә бу адымга нәкъ менә беренче булып баруыгыз барлык аңлашылмаучанлыкларга да нокта куяр. Калган эшкә кар ява диләрме, барын да вакытында эшләргә тырышыгыз.


УКЧЫ (23.11-21.12)лар ниһаять бурычларын бирер, бөтен булган әҗәтләреннән котылыр. Тынычлык табу өчен табигать кочагына чыгыгыз яисә берьялгызы калып уйлап алыгыз, нәтиҗә ясагыз. Элеккеге танышларыгыз һәм дусларыгыз белән очрашу өчен уңышлы атна. Күргәзмәгә яисә театрга бару да комачау итмәс. Сәнгать белән аралашу кәефегезне күтәрер.


КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләрнең тырышлыгы бушка китмәс. Яңа эшлекле килешүләр кесә ягын калынайтырга ярдәм итәр. Атнаны фәлсәфәгә һәм романтикага багышлау урынлы булыр. Ял турында да онытмагыз. Гел стресста яшәү файдага түгел. Сөйгәнегезгә карата игътибарлы булыгыз, юл куярга өйрәнегез.


СУКОЯР (19.01-18.02)ларга яңа эшкә урнашу мөмкинлеге туар. Чит ил партнерлары белән килешү төзерсез. Хәтта чит илгә китеп эшләү мөмкинлеге туар, файдаланып калыгыз. Кулыгызга зур суммада акча керсә, кичекмәстән аны күчемсез милеккә тыгарга яисә зуррак көнкүреш кирәк-ярагы сатып алырга киңәш итә йолдызлар. 


БАЛЫК (19.02-20.03)ларга гел финанс хәлен һәм шәхси тормышны яхшырту турында гына уйларга кирәкмәс. Якын киләчәккә план кору комачауламас. Һәр алынасы эшкә позитив күзлектән карагыз. Шул чакта гына бар авырлыкны җиңеп чыгарсыз. Берничә айга алдан планлаштырып яшәү күпкә отышлырак булыр. Үзегезне тонуста тоту өчен фитнес белән шөгыльләнү яхшырак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X