Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Гөмбә вакыты: гөмбәчеләр һәм адашучылар да күп

Гөмбә җыярга чыгып китеп, төнне урманда уздыручылар да бар. Узган тәүлектә Татарстанда коткаручыларга эш күп булган. Арча районында Корса тимер юлы янындагы урманда адашкан 65 яшьлек хатын-кызны төне буе эзләү дә нәтиҗә бирмәгән. Бәхеткә күрә, хатын-кыз иртәнге сәгать 7дә очраклы рәвештә урманнан үзен эзләүче уллары каршына килеп чыга. Кичә кич...

Гөмбә җыярга чыгып китеп, төнне урманда уздыручылар да бар. Узган тәүлектә Татарстанда коткаручыларга эш күп булган.

Арча районында Корса тимер юлы янындагы урманда адашкан 65 яшьлек хатын-кызны төне буе эзләү дә нәтиҗә бирмәгән. Бәхеткә күрә, хатын-кыз иртәнге сәгать 7дә очраклы рәвештә урманнан үзен эзләүче уллары каршына килеп чыга.

Кичә кич Яшел Үзән районында 60 яшьлек ике ир-атны коткаручылар төнлә табып алган.


Бөгелмәдә адашкан 46 яшьлек гөмбәчене табу өчен дә коткаручылар ярдәме кирәк булган.


Лаеш районында Бимә авылы янындагы урманда 60 һәм 38 яшьлек ике ир-ат адашкан. Аларны да коткаручылар төнлә генә табып ала.

Әгерҗе районында көндезге сәгать 11дә адашкан 39 яшьлек хатын-кыз бик тиз - сәгать ярым эчендә табылган.

http://intertat.ru/tt

Лениногорскилылар, игътибарлы һәм сак булыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев