Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Хәния Фәрхинең кызы Алия: «Мин әнине көннәр, атналар, айлар буе да көтә идем»

Узган шимбәдә Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхине соңгы юлга озаттылар. Җырчы Казанның Яңа Татар бистәсе зиратына җирләнде. Бу көннәрдә бөтен дөнья Хәния турында гына сөйләде дисәң дә, арттыру булмас. Дистәләгән шигырь язылды, тамашачылар, дуслары, сәхнәдәшләре хатирәләре белән уртаклашты. «Татарның танылган җырчысы Хәния Фәрхи вафат булды» дип, эре федераль...

Узган шимбәдә Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхине соңгы юлга озаттылар. Җырчы Казанның Яңа Татар бистәсе зиратына җирләнде.

Бу көннәрдә бөтен дөнья Хәния турында гына сөйләде дисәң дә, арттыру булмас. Дистәләгән шигырь язылды, тамашачылар, дуслары, сәхнәдәшләре хатирәләре белән уртаклашты. «Татарның танылган җырчысы Хәния Фәрхи вафат булды» дип, эре федераль басмалар язып чыкты. Шимбә көнне татарның моңлы сандугачы белән хушлашырга иҗат әһелләре, җитәкчеләр, сәясәтчеләр һәм җырчының яраткан тамашачысы килгән иде. Ул көнне Галиәсгар Камал театры бинасы янына халык җырчысын соңгы юлга озатырга дип өч меңнән артык кеше җыелды. Хушлашу чарасы башта бина эчендә, соңыннан, халык бик күп булу сәбәпле, теләгән бөтен кеше дә кереп бетә алмаганлыктан, урамда узды.

Хәния Фәрхинең
кызы Алия җырчыны соңгы юлга озатырга килгән кешеләрнең барчасына да рәхмәтен белдерде.

- Әнием исеменнән, барыгызга да рәхмәт җиткерәм, - диде ул. - Мин тугач та, әни гастрольләргә чыгып киткән. Йөрәге ничек түзгәндер. Әни гомер буе түзем булды. Мине дә түзем булырга өйрәтте. Мин аны көннәр, атналар, айлар буе да көтә идем. Бүген әни шул гастрольләрнең берсенә генә китте, ләкин мәңгегә... - диде ул.
Яңа Татар бистәсе зиратында җырчылар да күп иде. Алар арасында Салават Фәтхетдинов, Хәмдүнә Тимергалиева, Венера Ганиева, Фирдүс Тямаев, Рифат Зарипов, Илназ Баһ һәм башкалар булды. Фирдүс Тямаев «Татар-информ» хәбәрчесенә Хәния Фәрхинең үзенең иҗат юлында киңәшләре белән еш булышуын әйтте.

- Бу - татар халкы өчен зур югалту. Без аның җырлары белән үстек, тәрбияләндек. Минем карьерамда да киңәшләре белән ул зур роль уйнады. Мин генә түгел, минем гаиләм дә аңа чиксез рәхмәтле, - диде ул.

Җомга көнне җырчы белән туган ягында Башкортстанда да хушлаштылар. Анда да халык бик күп җыелган иде. Яраткан җырчысын соңгы юлга озатырга килгән һәркем әлеге кайгыны үзләренеке кебек кабул итүләре турында әйтте.

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев