Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Ике айлык Әмир әнисе Светлана белән нарат утыртты (фотолар)

Кичә, Иске Писмән янындагы тау итәгендә лениногорскилылар ярыша-ярыша наратлар утыртты.

Алар - табигатьне яратучылар һәм сокланучылар. Шәһәребезне ямьләндерү ниятеннән 2 меңнән артык нарат үсентеләре утырттылар. Иң яшь катнашу Әмиргә  2 ай иде. Әниләре Светлана һәм дүртенче сыйныфта укучы  апасы Аделина  "яшеллек өмәсендә" актив катнашты, үз өлешләрен кертеп калырга тырышты.

Нарат агачларын һәркем "җир йөзендә иминлек, тынычлык, саулык, мәрхәмәтлек булсын", дип бары изге һәм якты теләкләр тели-тели утырттылар.

Без дә, наратлар зур булып үссен, шәһәребезгә ямь биреп торсын, дип телик!

фотолар һәм текс авторы : Зилә Мөдәррисова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев