Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Их, йөз яшькә җитәргә!

1. Моның өчен беркайчан да күп ашамагыз. Күп ашамас өчен, ризыкның тәмен тоеп, акрын гына чәйнәп ашарга кирәк.

2. Озак вакыт ашамыйча тормагыз: көнгә 5-6 тапкыр аз-азлап ашау яхшы.
3. Иң яхшысы — эре итеп тарттырылган оннан салынган ипи, җиләк-җимеш һәм яшелчәләргә өстенлек бирү. Ит һәм баллы ризыкларны аз ашарга кирәк.
4. Кеше олыгайган саен тәненең эшкә сәләтлелеге өчен кирәкле мускул катламы кими бара. Шуңа да сәламәт булу һәм озак яшәү өчен спорт белән дус булырга кирәк. Әмма күнегүләр ясау арытырга тиеш түгел, югыйсә, бөтенләй хәлсезләнергә мөмкин.
5. Авырлыгыгыз артмасын. Дөрес тукланучы һәм кабул иткән калорияләрне “яндыручы” кешеләргә борчылырга урын юк — аларның авырлыгы артмаячак.
6. Йокыны туйдырганчы йоклау һәм бер вакытта йокларга ятып, бер вакытта торырга гадәтләнү мөһим.
7. Кызыклы кешеләр белән аралашыгыз һәм яңа туган һәр көнне файдалы үткәрегез.
8. Табиблар турында да онытмагыз. Сәламәт кешегә дә барысы да тәртиптә булуына ышану өчен даими тикшеренеп торырга кирәк.

https://kiziltan.ru/zdorovie/15635-ih-yz-yashk-itrg.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев