Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

"Илфак төшеңә кермиме?" дигән сорауга җавап биргән

Айсылу Габдинова күпләргә "Алабута" җыры аша таныш. Шулай ук ТНВдагы "Кайнар хит" тапшыруын алып баручы буларак та беләләр аны. Габдиновлар гаиләсе Айсылуга 4 яшь чакта Уфадан Казанга күченә. Әтисе Айдар - җырчы, Татарстанның атказанган артисты. Әнисе Зилә - татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Айсылу ике энесенә үрнәк апа: олысы Ильяс...

Айсылу Габдинова күпләргә "Алабута" җыры аша таныш. Шулай ук ТНВдагы "Кайнар хит" тапшыруын алып баручы буларак та беләләр аны. Габдиновлар гаиләсе Айсылуга 4 яшь чакта Уфадан Казанга күченә. Әтисе Айдар - җырчы, Татарстанның атказанган артисты. Әнисе Зилә - татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Айсылу ике энесенә үрнәк апа: олысы Ильяс - 8, Мансур 7 класста укый.

Акчарлакның "Илфак Шиһапов төшеңә кермиме?" дигән соравына:
- Күптән түгел төшемдә күрдем. Бик бәхетле иде. Минем хәлләрне сорашты, тынычландырды. "Все будет хорошо, кызым", диде дә, ниндидер яшел аланга чыгып китте. Илфак абыйның үлеме күңелемдә төзәлмәслек яра булып уелып калды. Ул киткәч, озак вакыт аның турында интервью бирерлек халәттә булмадым. Аның үлеменнән пиар ясыйсым килмәде. Аның чынга ашмаган хыялы да калды: Алтайга барып, дала буйлап йөрергә тели иде ул, - дип сөйләгән.

Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев