Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Иҗтимагый совет рәисен юбилее белән котладылар

Мэриядә дүшәмбе көнне атналык планерка күңелле мизгелдән башланды: район башлыгы Рәгать Хөсәенов Иҗтимагый совет рәисе Евгений Благодаровны 70 яшьлек юбилее белән котлады.

 

Евгений Константинович Благодаров - безнең шәһәрне төзекләндерүгә зур өлеш керткән кеше. Гади инженер-проектлаучыдан башланган хезмәт юлы баш архитекторга кадәр барды. Аның бөтен хезмәт эшчәнлеге гражданнарның уңай яшәү тирәлеген булдыруга юнәлдерелгән. Баш архитектор булып эшләгәндә Евгений Константинович шәһәрнең үзәк өлешен төзекләндерү проектын тормышка ашырды, җәяүлеләр өчен күбрәк зоналар булдырды,  кече архитектура формалары кертте.

Евгений Благодаров лаеклы ялда да җәмәгать эшчәнлеге белән шөгыльләнә, Лениногорск муниципаль районының Иҗтимагый советы рәисе булып тора.

Рәгать Хөсәенов юбилярга Рәхмәт хаты тапшырды, сәламәтлек теләде.

фото: https://leninogorsk.tatarstan.ru/index.htm/news/2097376.htm

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев