Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Кабак бөккәне (рецепт)

Бөккән өчен өлгергән кабак алалар. Кабакның эчен-тышын чистарткач, вак кына турап, бераз тоз сибәләр.

Суы чыга башлагач, 20-30 минут иләктә саркыталар. Аннары кабакка бүрттерелгән дөге яисә яхшылап кайнар су белән юган тары ярмасы, шикәр комы, эретелгән атланмай салып болгаталар да бөккән ясыйлар.

Мичкә куяр алдыннан өстенә чи йомырка сөртәләр, пешкәч майлыйлар. Кабак бөккәнен табынга кайнар килеш бирәләр, янына эретелгән май яисә каймак куялар.

1 бөккәнгә: 

90 г ачы камыр
100 г кабак
35 г бүрттерелгән дөге
20-25 г тары ярмасы
15 г атланмай
шикәр комы
тоз
Тәмле булсын!

Чыганак:http://kazanutlary.ru/?p=35574

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев