Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Казанда 5 яшьлек кызны көчләүдә шикләнелүче ир-атны тоткарлаганнар

Ир-ат элек җаваплылыкка тартылмаган. Рәсми рәвештә эшләми. Гаебен танымый. Казанда "14 яшенә җитмәгән кешегә карата сексуаль характердагы гамәлләр кылу" маддәсе буенча шикләнелүче ир-ат тоткарлаган, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий. Ул Казанда яшәүче 26 яшьлек ир-ат булып чыккан. Полиция хезмәткәрләре аны...

Ир-ат элек җаваплылыкка тартылмаган. Рәсми рәвештә эшләми. Гаебен танымый.

Казанда "14 яшенә җитмәгән кешегә карата сексуаль характердагы гамәлләр кылу" маддәсе буенча шикләнелүче ир-ат тоткарлаган, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Ул Казанда яшәүче 26 яшьлек ир-ат булып чыккан. Полиция хезмәткәрләре аны 15 июль көнне җинаять кылынган урыннан ерак булмаган җирдә тоткарлаганнар. Ир-ат элек җаваплылыкка тартылмаган. Рәсми рәвештә эшләми. Гаебен танымый.

Исегезгә төшерәбез, "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы язганча, 13 июльдә, көндезен билгесез ир-ат, Казанның Мәүлетов урамындагы йорт янындагы балалар мәйданчыгында уйнаган биш яшьлек кызны кулыннан тотып, куаклар арасына алып китә. Анда ир сабыйга карата сексуаль характердагы гамәлләр кыла башлый. Бу вакытта кыз янына тагын берничә бала йөгереп килә һәм ир-ат кача.

Җинаять урыныннан бармак һәм аяк эзләре, шулай ук видеокүзәтү камерасындагы язмалар алынган. Видеода кыз җинаятьчене таный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев