Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Казанның Елга порты янында Зөя утравына юл тоткан теплоход төпкә утырган

Бүген иртән Идел елгасында «Восход-51» теплоходы төпкә утырган.

30 пассажир төялгән судноның Казаннан Зөя утрау-шәһәрлегенә барышы булган. Теплоход порттан чыккан вакытта төпкә утырган.

Судноның зыян күргән урыннары юк, ул башка теплоходларга комачауламый. Аны өскә күтәрү өчен урынга «Москва 160» һәм «Альметьевск» теплоходлары юл тоткан. Хәзер әлеге хәлнең сәбәбен ачыклыйлар, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Ведомствоның матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, теплоход төпкә утыру аркасында зыян күрүчеләр юк.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев