Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Керкәле авылында төзекләндерү эшләре җәй дәвамында бара

Керкәле авылы территориясе бу җәйдә ямьләнгәннән-ямьләнә бара.

Әлбәттә, авылда яшәүчеләрнең тырышлыгы, аларның бердәмлеге аркасында, бу матурлыклар, төзекләндерүләр барлыкка килә.

Җирлектәге төзекләндерү эшләре буенча авыл башлыгы Ленар Бигманов белән сөйләштек. Ул авыл өчен янып, булсынга дип тырышып эшләүче, яшь, энергияле җирле үзидарә рәисе. Шушы авылда туып-үскән кеше буларак, аңа авылның һәр почмагы таныш, авыл халкы якын. «Бер ай эчендә дистәдән артык зур эшләр башкарылды. Авыл җирендә барысы да яхшы гына бармаган чаклары да була. Без аларны кулдан килгәнчә, хәл итәргә тырышабыз. Әйтик, порывлар белән проблемалар килеп чыкты. Ленин урамын тулысынча, Совет урамын өлешчә су белән тәэмин итә торган насослар сафтан чыгу сәбәпле, әлеге урамнарда яшәүчеләр сусыз калды. Тик авылдашларның бердәм эшләве сәбәпле, су белән тәэмин итү системасын яңадан эшләтеп җибәрергә мөмкин булды», — ди ул.

Клуб Керкәле авылының үзәгендә урнашкан. Зур трасса да моннан үтә, шулай булгач, клубның тышкы ягы тиешле формада булырга кирәктер. Клубның фасадына косметик ремонт ясала, аның тышкы ягын ачык, якты төскә буядылар. Хәзер ерактан ук матур, ачык яшел төс белән балкып утыра.

Авыл урамнарына вак таш җәю эше дә җәй айларында башкарыла.

Белгәнебезчә, авыл территориясендә тәмле сулы чишмәләр күп. Аларны карап, төзек килеш тотсаң гына, чишмә үз суын кызганмаячак. Керкәлеләр карап, чистартып, төзекләндереп тора. "Изгеләр чишмәсе"ндә су басымын арттыру максатыннан, өстәмә рәвештә ясалган ике каптаж төзү буенча эш башкарылды", — ди авыл башлыгы. Бу игелекле эштә авыл халкы: Азат Әхмәтҗанов, Айрат Бадретдинов, Николай Никитин, Ленар Бигманов катнашкан.

Күптән түгел "Изгеләр чишмәсе«нең яңа ясалган каптаж тирәсенә кечкенә бура куелды, чишмәнең «өе» барлыкка килде. Әлеге конструкцияне ясап урнаштырып куюда авыл активисты Айрат Бәдретдинов ярдәм иткән.

Экология мәсьәләсе дә күз уңында тора. Авыл территориясендә биек булып үскән, авария куркынычы тудыручы агачлар киселгән, юл кырыйларында үләннәр чабу эше дә үткәрелеп тора. Даими рәвештә өмәләр ясыйлар, җыештыралар. Шулай ук башкаларга мөрәҗәгать итеп, үз чүбегезне артыгыздан җыештырып калдырырга өйрәнегез диләр.

Керкәле авылы халкы беренче зиратның коймасын да ялт итеп буяп куйдылар.

 

Язманы тулысынча "Заман сулышы" газетында 18 август санында укый алласыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев