Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

“Хатын чыгып киткәч, тормыштан ваз кичтем"

Димләп, өйләндерергә дә тырышып карадылар, теләмәдем, тагын алдап китәрләр, тагын шушы авыр хәлләрне кичерермен дип курыктым

Элекке танышымны очраттым. Моннан берничә ел элек хатыны белән аерылышкан икән. Дөресрәге, хатыны, ирен ташлап, үз милләте кешесенә чыгып киткән. Танышым сөйләвенчә, кызының татар кешесенә кияүгә чыгарга теләвен әнисе башта ук яратмаган.
Зурлап туйлар ясамасалар да, туганнары, дуслары белән язылышу көннәрен билгеләп үткәннәр. Матур гына яшәп ятканда, хатын башта кача-поса, аннан ачыктан-ачык бер рус кешесе белән йөри башлаган. Кайбер көннәрдә хәтта өенә дә кайтмаган. Танышым хатыны өйдән бөтен әйберен җыеп, шул иргә чыгып киткәнчегә кадәр, яратам дип түзеп яшәгән. “Хатын чыгып киткәч бик авыр булды, уртак балабыз юк иде, мин бөтенләй төшенкелеккә бирелдем, – дип сөйләде танышым. – Беркем, хәтта туганнар белән дә сөйләшәсем килмәде. Тормыштан ваз кичеп, берничә ел шулай ялгызлыкта яшәдем. Аннан үземне кулга алып, дуслар, туганнар белән аралаша башладым. Димләп, өйләндерергә дә тырышып карадылар, теләмәдем, тагын алдап китәрләр, тагын шушы авыр хәлләрне кичерермен дип курыктым”.
 
Танышым инде яшәү ямен кабат тоеп, бер көйгә көн күрә башлаган көннәрдә аңа элекке дусты чылтыраткан: “Хатының үлгән, җирләргә кешесе калмаган – ире үлгән, әнисенең мөмкинлеге юк, хатынын килеп алсын дип сиңа әйтергә кушты”, – дигән. Билгеле, бу хәбәр танышымны һушсыз иткән. “Алай уйладым, болай уйладым, кайчандыр мине бик авыр хәлдә калдырып, ташлап китсә да, үлгән икән, җир өстендә калдырып булмый бит, – диде ул миңа. – Зур акчалар түгеп, дуслар ярдәме белән җирләргә туры килде инде. Утыз биш яшь кенә иде әле үзенә...”
 
Танышымны хәйраннар калып тыңладым. Хатынның әнисенә бик аптырадым: ничек инде кызыңны күмәргә акча таба алмыйсың ди? Киявен кабул итәргә теләмәгән бит башта, ә үзе шундый авыр, чыгымлы эшне аның җилкәсенә аударган. “Әрәмнәр булдың инде...” – дип карап калдым танышым артыннан. Менә дигән гаилә корып, үзебезнең милләтне акыллы, уңган балалар белән баетасы кеше иде бит, югыйсә...


 Р. АБДУЛЛИНА, tatyash

фото: http://pixabay.com

http://kukmor-rt.ru/news/sogy-yanalyklar/khatyn-chygyp-kitkch-tormyshtan-vaz-kichtem

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев