Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Хатын-кызны картайтып күрсәтә торган 8 очрак

Теләсә кайсы хатын-кыз яшь һәм чибәр булып күренергә тели. Менә ялгыш берничә очрак.

Аяк киеме төсендәге сумка
Туфли һәм сумканың бер үк төстә булуы 10 еллар элек популяр иде. Хәзер бу актуаль түгел, хатын-кызны берничә елга картайта.

Болотный, тонык соры төстәге кием
Шундый төстәге кием йөзгә авыру төсе бирә. Бик ачык, әллә кайдан кычкырып торган кием дә сезнең яшегезгә өч ел өсти. Ул яшүсмерләргә генә килешә.

 Бер төстәге комплект
Өсте дә, асты да бер төстәге офис костюмы кию, хәзер актуаль түгел. Аңа төс өстәргә кирәк, мәсәлән, соры төстәге жакет, яисә кара юбка-карандаш.

Берничә размерга зур кием
Әйе, хәзер зуррак кием кию модада, тик ул сезгә килешмәскә мөмкин. Бик киң кофта һәм кардиганнан баш тартсагыз яхшы булачак, алар сезнең төз буегызны бозып күрсәтәчәк.  Мондый фасонны сайлаганда исегездә тотыгыз: кофта киң булса, чалбар сыланып торырга тиеш.

Артык чуар кофта
Базардан алган мондый кофта, картайтып күрсәтү белән бергә, арзан булып күренеп торачак. 

Үткән заман киемнәре
Үззегездән дә олырак киемнәрдән ереаграк йөрегез, алар сезгә яшь өсти. Яшьрәк кызларда бик модалы киемнәр белән бергә кулланганда, ярыйсы гына әле. Башка очракларда берничә ел өстиячәкләр. 

Брошкалар
Брошкалар  70-80 нче елларда популяр иде, аларны пальто һәм жакетларга беркеттеләр. Хәзер мондый  аксессуарга бик сак карарга кирәк. Бик тыйнак, игътибарны җәлеп итми торганын кулланыгыз. 

Макияж
Еш кына хатын-кызлар җыерчыклар күренмәсен өчен бик ачык макияж ясый. Зәңгәр һәм фиолетый төстәге тень куллана, кызыл иннек сөртә. Табигый төсләргә өстенлек бирегез.

Фото: https://pixabay.com/ru/


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X