Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Хисап палатасы аудиторлары һәм югары җитәкче урыннарда эшләүчеләр арасында туганлык тыела

Бу хакта ТР Закон проекты Дәүләт Советы утырышында каралачак.

Хисап палатасы аудиторлары белән республика һәм муниципаль орган җитәкчеләре арасында туганлык тыелачак. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советында Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышында билгеле булды.

Комитет рәисе Леонид Якунин «ТР Хисап палатасы турында» ТР Законының 8 маддәсенә һәм ТР Муниципаль хезмәт турында кодексының 15 нче маддәсенә үзгәрешләр кертү күздә тотылганын әйтте.

Закон нигезендә, аерым очракларда гражданин РФ төбәгендә һәм шәһәр яки районда контроль-хисап органы рәисе, аның урынбасары һәм аудиторы да була алмый.

Әгәр үзе яшәгән төбәк яки муниципаль берәмлек җитәкчелеге, җирле хакимият башлыгы, суд һәм хокук саклау органнары җитәкчеләре белән якын туган булса, аңа югарыда әйтелгән вазифаларны биләү тыела. Якын туганнар дигәндә, ата-аналар, ир белән хатын, балалар, абый-апалар, ир яки хатынның ата-анасы, апа-сеңел, абый-энеләре, балалары, балаларның тормыш иптәшләре күздә тотыла.

Бу закон проекты дәүләт һәм муниципаль вазифаларның икесенә дә бертөсле кагыла. Закон проекты ТР законын федераль законга тәңгәлләштерү максатыннан эшләнгән.

Депутатлар закон проектын хуплап, Дәүләт Советы утырышында карарга тәкъдим итте. Закон проекты беренче һәм өченче укылышларга чыгарылачак.

 

Фото: https://pixabay.com

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев