Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Хәрби хезмәтен үтәгәндә юл һәлакәтендә һәлак булган Матренинны бүген җирлиләр

Юрий Матренин Питрәч районының Көек авылы зиратында җирләнәчәк.

Казан урамында тәртипсез хәрәкәт иткән "БМВ" машинасын туктатырга җыенганда, юл һәлакәтендә вафат булган ЮХИДИ хезмәткәре Юрий Матренин бүген Питрәч районының Көек авылы зиратында җирләнәчәк. Бу хакта бүген ЮХИДИ идарәсендә, 27 апрельгә каршы төндә, хезмәт бурычларын үтәгәндә, фаҗигале төстә вафат булган юл-патруль станциясе хезмәткәренә багышланган брифингта билгеле булды. Аны Татарстан ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдрахманов үткәрде.

Брифинг ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм журналистлар катнашындагы бер минутлык тынлыктан башланды.

"Матренин Питрәч районының Богородское авылында туып-үскән. 20 ел гомерен дәүләт хезмәтенә багышлады. Эшләү дәверендә 19 тапкыр бүләкләүгә тәкъдим ителгән. Юрий Матренин бүген Питрәч районының Көек авылында җирләнәчәк", - диде Ленар Габдерахманов.

Мәрхүм белән хушлашу 9 сәгать 30 минутка билгеләнгән.

Исегезгә төшерәбез, 27 апрельгә каршы төндә, «Яшьлек» метро станциясе янында, Декабристлар һәм Волгоград урамнары чатындагы авариядә ЮХИДИ хезмәткәре - полиция өлкән лейтенанты 42 яшьлек Юрий Матренин һәлак булды.

Юл-патруль хезмәте инспекторлары үзен адекват тотмаган "БМВ" шоферын туктатырга тырышып караса да, ул полицейскийларның таләбенә буйсынмаган һәм аны куа киткән.

Немец автомобиле гаять зур тизлектә светофорның кызыл утына чыккан һәм ике ЮХИДИ инспекторы утырган юл-патруль хезмәте машинасына килеп бәрелгән.

Авариядә җитди тән җәрәхәтләре алган Юрий Матренинны 7нче шәһәр хастаханәсенә озатканнар. Әмма табиблар аның гомерен саклап кала алмаган. Юрий Матренинның хатыны һәм ике баласы ятим калган. 

http://tatar-inform.tatar/news/2018/04/28/162997/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев