Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Коронавирус чорында эшен югалтканнар алдагы 3 айда 12 мең сумнан артык пособие алачак

Коронавирус эпидемиясе чорында эшен югалтканнар алдагы өч айда 12 мең сумнан артык пособие алачак. Бу хакта Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

 

8 апрельдә РФ Президенты Владимир Путинның эшсез калганнар һәм балалы гаиләләргә ярдәм чаралары турында игълан иткәнен искәртте. “Эшен югалтып, 1 марттан соң мәшгульлек үзәкләренә мөрәҗәгать иткәннәр өчен апрель, май, июньдә пособие автоматик рәвештә иң югары планка буенча түләнәчәк. Ул 12 мең 130 сумга кадәр арттырылган», — диде.

Максималь пособие кеше ярты елдан да кимрәк эшләмәгән булса бирелә. Кечерәк күләмдә пособие эштән китәр алдыннан ярты елдан азрак эшләгән булса, элек эшләмичә, беренче тапкыр эш эзләүчеләргә, шәхси эшмәкәрлек эшен туктатканнарга каралган. Пособие алты ай түләнә, пенсия алды яшендәгеләргә — унике ай.

Эшсез кеше буларак теркәлү һәм пособиегә дәгъва кылу өчен, «Работа в России» порталында электрон гариза язарга кирәк. Аңа кадәр ЕСИА системасында учет язуы булуы шарт.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев