Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Коткара алмаганнар: Әлдермеш кешесе юынтык суда батып үлгән

Биектау районы Әлдермеш авылында 61 яшьлек ир-ат юынтык сулар ага торган чокырда батып үлгән. Бу турыда "Татар-информ"га Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә. 8 мартта эпилепсия белән авыручы ир-ат автомобиль покрышкаларыннан ясалган чокырга егылып төшкән, дип яза Татар-информ. Ул, чокырдан чыга алмыйча, тончыгып үлгән.+...

Биектау районы Әлдермеш авылында 61 яшьлек ир-ат юынтык сулар ага торган чокырда батып үлгән. Бу турыда "Татар-информ"га Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.
8 мартта эпилепсия белән авыручы ир-ат автомобиль покрышкаларыннан ясалган чокырга егылып төшкән, дип яза Татар-информ. Ул, чокырдан чыга алмыйча, тончыгып үлгән.+
Ирнең мәетен хатыны табып алган. Ул күршеләре белән ирен тартып чыгарып караган, тик булдыра алмаганнар. Экстрен хезмәтләр килеп, мәетне чокырдан алган.
Тикшерүчеләр вакыйганың нечкәлекләрен ачыклый.
http://matbugat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев