Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Коткаручылар Чистай районында көймәләре әйләнеп капланганда югалган дүрт кешене эзләү зонасын киңәйткән

Әлегә эзләүнең нәтиҗәсе булмаган Татарстанның Чистай районында 10 майга каршы төндә югалган кешеләрне - өч ир-ат һәм бер балигъ булмаган кызны эзләү дәвам итә. Хәзерге вакытта югалганнарны эзләү зонасы киңәйтелгән. "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, барлыгы акваториянең 240 кв км...

Әлегә эзләүнең нәтиҗәсе булмаган


Татарстанның Чистай районында 10 майга каршы төндә югалган кешеләрне - өч ир-ат һәм бер балигъ булмаган кызны эзләү дәвам итә. Хәзерге вакытта югалганнарны эзләү зонасы киңәйтелгән.

"Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, барлыгы акваториянең 240 кв км ы, 120 км яр линиясе тикшерелгән.

"Эзләү эшләрендә 29 берәмлек техника, шул исәптән 21 көймә һәм 77 кеше, шул исәптән коткаручылар, волонтерлар, югалучыларның туганнары һәм Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясенең штаттан тыш хезмәткәрләрләре җәлеп ителде", - диде агентлыкның әңгәмәдәше.

Искәртәбез: фаҗига 9 майда Кубас авылы янында Чулман елгасында була. Көчле дулкыннар нәтиҗәсендә моторы сафтан чыккан көймә әйләнеп каплана. Анда булган биш кешедән 1990 елгы бер кыз гына исән кала. Аны 10 май иртәсендә судан балыкчылар чыгара. Тагын дүртесе - 1983, 1987 һәм 1992 елда туган өч ир-ат һәм 16 яшьлек кыз хәбәрсез югалган санала.

http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев