Заман сулышы

Куркыныч табылдык: хатын-кыз гәүдәсе кисәкләргә бүлгәләнгән

Бүген иртән эшкә баручылар подъезд төбендә куркыныч табылдыкка тап була. Биектән егылып төшкәндә бетон бүлемтеккә эләгү сәбәпле хатын-кыз гәүдәсе кисәкләргә бүлгәләнгән. Тән фрагментлары бөтен ишегалды буйлап таралган. Бу хәл Казанның Татарстан урамындагы бер йортта була. Кешеләр чакыруы буенча урынга килеп җиткән полиция тиз арада тикшерүгә керешә. Ә ашыгыч ярдәмнең инде...

Бүген иртән эшкә баручылар подъезд төбендә куркыныч табылдыкка тап була.
Биектән егылып төшкәндә бетон бүлемтеккә эләгү сәбәпле хатын-кыз гәүдәсе кисәкләргә бүлгәләнгән. Тән фрагментлары бөтен ишегалды буйлап таралган. Бу хәл Казанның Татарстан урамындагы бер йортта була.
Кешеләр чакыруы буенча урынга килеп җиткән полиция тиз арада тикшерүгә керешә. Ә ашыгыч ярдәмнең инде ярдәме кирәк булмый. Белгечләр ханымның биектән егылып төшеп үлгәнлеген раслый. Карап торышка аңа 50 яшьләр тирәсе, әлегә төгәл яше билгеле түгел. Хәзерге вакытта экспертлар үлем сәбәбен ачыклау өстендә эшли.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: