Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск бакчачыларына суган орлыгы серләре

Суган эре үссен өчен, орлыгын дөрес сайларга кирәк. Күпләр орлыкны февральдә үк сатып ала. Әмма суган орлыгы температура үзгәрешләренә бик сизгер. Ул селкетү, урынын алыштыруны өнәми. Ахыр чиктә, үсә башлый, иртә алган орлыкны майга кадәр саклап булмаска да мөмкин. Суган орлыгы төрле зурлыкта була. 8-11 мм диаметрлысы иң вагы, ул...

Суган эре үссен өчен, орлыгын дөрес сайларга кирәк.
Күпләр орлыкны февральдә үк сатып ала. Әмма суган орлыгы температура үзгәрешләренә бик сизгер. Ул селкетү, урынын алыштыруны өнәми. Ахыр чиктә, үсә башлый, иртә алган орлыкны майга кадәр саклап булмаска да мөмкин.
Суган орлыгы төрле зурлыкта була. 8-11 мм диаметрлысы иң вагы, ул көздән утыртып калдыру өчен генә яраклы, чөнки чәчәк атмый. Әмма кышын өшү куркынычы бар. Язын утыртылган вак орлыктан үскән уңышның өлгерүе 2-3 атнага соңара. Туфрак ярлы булганда, аннан вак суган гына үсә. 14-21 мм лысын (уртача фракция) көздән дә утырталар, язын утырту өчен дә иң яхшы орлык. Ул чәчәк атуга бирешми. 21-24 мм лысын (эре фракция) көздән кыяк өчен утыртып калдыралар. Язын утыртканда (аеруча дөрес сакламаганда) чәчәк ату куркынычы зур. 30-40 мм лысы - ашаганда орлыкка сайлап калдырылган суган. Аны кыяк үстерү өчен генә файдаланалар. Ул бик еш чәчәк ата, шуңа утыртыр алдыннан җылытырга кирәк.

https://vk.com/irekmaydani

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев