Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск күлен үле балыклардан чистарталар

Лениногорскида Камышлы ягына бара торган яктагы күлдә күпләп балыкларның үлүен хәбәр иткән идек.


Лениногорск сулыгында  үлгән балыклар берничә көн дәвамында ятып, начар ис чыгара башлады. Аннан соң лениногорскилылар “Халык контроле” порталына язып, шикаять белдерделәр.
Әлеге урынга, күл территориясенә Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре килеп, фактны теркәде. Урында зарарлы матдәләрнең күпмегә артып китүен ачыклау өчен су пробалары алганнар.  Берничә көннән су нәтиҗәләре билгеле булды. Экология министрлыгы хәбәр иткәнчә, суда рөхсәт ителгән чик нормасыннан аммонийның 1,7 мәртәбә артык булуы ачыкланган. Пробалар агулы түгел,  рН, ягъни водород күрсәткече һәм кислород нормада дип хәбәр ителә.  

Администрация хәбәр иткәнчә,  әлеге сулыкка рәсми рәвештә балык җибәрелмәгән, физик һәм юридик затлардан балык җибәрү  турында рәсми мөрәҗәгать булмаган.

Белгечләрнең беренче мәгълүматы буенча, балык тотарга яратучылар сулыкка балык җибәргән, кышын  су өслеге тулысынча туңып, кислород җитмәү сәбәпле, балык үлгән булырга мөмкин.

Ике көн дәвамында  "Благстройдорхоз"  көче белән балык калдыкларын чистарту буенча эшләр башкарылды. Боз массалары эрегәннән соң, эшләр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев