Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск көрәшчеләре Чаллыдан уңыш белән кайтты

1 апрельдә Яр Чаллы шәһәрендә 2010-2011 елларда туган яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча Яр Чаллы шәһәренең ачык беренчелеге булып узды.

Ярышларда Татарстан, Марий Эл, Удмуртия һәм Киров өлкәсеннән 220 көрәшче катнашты.

Ярыш нәтиҗәләре буенча Лениногорскиның 3 нче спорт мәктәбенең грек-рим көрәше бүлеге тәрбияләнүчеләре призлы урыннарда: беренчелектә -  Лобанов Николай, 2 нче урынны Пикалев Александр, 5 нче урынны Пикалев Илья һәм Антонов Павел алды.

Шулай ук 3нче спорт мәктәбенең тагын бер уңышы бар: Казандпа 2008-2009 елларда туган яшүсмерләр арасында бокс буенча Татарстан Республикасы беренчелеге булып узды.

Спорт мәктәбенең бокс бүлеге тәрбияләнүчесе Спиридонов Дмитрий 37 кг авырлык категориясендә җиңүче булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев