Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск мәчетендә яшерен тикшерү үткәрелергә мөмкин

Татарстан мәчетләрендә, алдан хәбәр итмичә, тикшерүләр үткәреләчәк. Бу хакта "Хозур" Нәшрият йорты медиахолдингы структурасына керүче "Азан" интернет-радиосы эфирында ясаган чыгышында республика мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров әйткән. "Бездә мәчетләр күп һәм шуңа да мөселманнарга юнәлеш бирергә кирәк. Яшерен күзәтүче мәчетләрнең чисталыгын һәм пөхтәлеген, шулай ук имамнар...

Татарстан мәчетләрендә, алдан хәбәр итмичә, тикшерүләр үткәреләчәк.


Бу хакта "Хозур" Нәшрият йорты медиахолдингы структурасына керүче "Азан" интернет-радиосы эфирында ясаган чыгышында республика мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров әйткән.

"Бездә мәчетләр күп һәм шуңа да мөселманнарга юнәлеш бирергә кирәк. Яшерен күзәтүче мәчетләрнең чисталыгын һәм пөхтәлеген, шулай ук имамнар вәгазьләренең ни дәрәҗәдә актуаль, кызыклы һәм аңлаешлы булуына бәяләргә тиеш", - дигән хәзрәт.

Эфир кунагы беренче ревизиянең бүген үк булачагын әйтсә дә, кайсы мәчеттә икәнен сер итеп калдырган.

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев