Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск үзәк район хастаханәсендә дә тавыш бирделәр

Бүген Лениногорскиның үзәк район хастаханәсендә 1810нчы сайлау участогы эшли. Ул вакытлыча ябык участок дип исәпләнә. Монда хастанәдә, аңа караган дәвалау учреждениеләрендә тәүлек дәвамында стационар дәвалауда булган авыручылар үз тавышларын бирә. Сайлау комиссиясе рәисе Зөлфия Могыйнова әйтүенчә, сайлаулар тыныч уза. - Бүгенге көндә исемлек буенча 330 авыру исәпләнә. Алар 13.00 сәгатькә...

Бүген Лениногорскиның үзәк район хастаханәсендә 1810нчы сайлау участогы эшли. Ул вакытлыча ябык участок дип исәпләнә.

Монда хастанәдә, аңа караган дәвалау учреждениеләрендә тәүлек дәвамында стационар дәвалауда булган авыручылар үз тавышларын бирә.
Сайлау комиссиясе рәисе Зөлфия Могыйнова әйтүенчә, сайлаулар тыныч уза.

- Бүгенге көндә исемлек буенча 330 авыру исәпләнә. Алар 13.00 сәгатькә барысы да үз тавышларын бирде. Бик авыр хәлдә ятучылар янына сайлау комиссиясе вәкилләре үзләре барып, сайлатып килде, - ди Зөлфия ханым.

Хастаханәдә ятучыларга күтәренке кәеф өчен истәлекле бүләкләр дә таратканнар икән әле. Берәүләргә татлы призлар тапшырганнар, икенчеләргә блокнот, ручкалар, значоклар да бирелгән.

Розалиия Мостафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев