Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск районы мәктәбендә булган хәл

Директорның шәһәрдән - киңәшмәдән кайтуын укытучылар түземсезлек белән көттеләр. Барысын да бер генә сорау борчыды: бүген дә җыелыш буламы? Булды, әлбәттә. Жыелыш барышында киләсе атнада булачак чараларны санап китә башлагач, бер укытучы нервланып кулындагы яулыгын бөтерә башлады. "4, 6, 8нче сыйныфларда мониторинг вакытында видеокамера булачак", дигәч, икенче бер укытучы башкаларга...

Директорның шәһәрдән - киңәшмәдән кайтуын укытучылар түземсезлек белән көттеләр. Барысын да бер генә сорау борчыды: бүген дә җыелыш буламы?
Булды, әлбәттә. Жыелыш барышында киләсе атнада булачак чараларны санап китә башлагач, бер укытучы нервланып кулындагы яулыгын бөтерә башлады. "4, 6, 8нче сыйныфларда мониторинг вакытында видеокамера булачак", дигәч, икенче бер укытучы башкаларга аңлашылмый торган, ниндидер, аваз чыгарды. Икешәр организатор, өченчесе резервта булачагын ишеткәч, тәрәзә кырыенда утырган укытучының хәле авырайды. Директор бер алдындагы кәгазьгә, бер каршындагы укытучының бөтерелгән яулыгына карап, фикере чуалып киткәнен сизә башлады.
Бу вакытта математика укытучысы "Һава житми" дип, ишек янынарак күчеп утырды. Педсовет кызганнан-кыза барды. Рус теле укытучысының гына уйлары абзардагы сыерда иде. Ул төш вакытында кайтырмын дип, иртән сыерына азык бирмәгән иде. Сыер ачтыр инде дип, кайгырып, бер сәгатенә, бер җыелышны алып баручы директорга карап утырды.
Бер укытучы нидер әйтергә теләп, талпынды, ләкин дәшмәвең хәерлерәк булыр, дип уйлап ахрысы, бер сүз дә әйтмәде.
Директор кәгазеннән күтәрелеп, укытучыларга күз төшерде. Эчтән генә, балакайларым, дип үзләрен кызганып куйды. Аларның кайберләре иртән сәгать җидегә үк килгәннәр иде. Көне буе мәктәптә бала-чага янында кайнап, әле кайткачтын да ял итә алмаячак укытучыларның хәлен директор бик яхшы аңлый иде. Тик сер генә бирмәде.
Шунда ул: "Җыелыш тәмам", - диде. Барыгыз ирләрегез, балаларыгыз янына кайтыгыз, диясе килсә дә, кайтыгыз гына диде. Әле бит кайткачтын да тагын төнгә хәтле утырасыгыз, дәрескә әзерләнәсегез, бар дип әйтәсе килсә дә - сер бирмәде.
Жыелыш тәмам. Укытучыга бүген ничек кенә авыр булса да, иртәгә ул балаларны иртән елмаеп каршы алыр. Аруын да онытыр, эш-мәшәкатьләрен бер читкә куяр. Чөнки ул - укытучы.
Ринат Әюпов
фото: http://vhg.ru/events/?PAGEN_1=48&bxajaxid=&month=08&year=2014

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев