Заман сулышы

Лениногорск районында давыл бер өй түбәсен күтәреп алып икенче кешенең бакчасына куйган (фотолар)

Кичәге давыл Федотовка авылы җирлегенә караган Кузьминовкага шактый зыян салган. Бер шәхси өй түбәсенең бер өлешен күтәреп алып, икенче кешенең бакчасына китереп салган. шундагы клуб түбәсенең бер өлешен алып бәргән. Тагын берничә өй, сарай түбәләренә зыян салган. Электр линияләренә зыян китергән. Шунысы бар: Федотовка авылында давыл булмаган диярлек. Тик шундагы...

Кичәге давыл Федотовка авылы җирлегенә караган Кузьминовкага шактый зыян салган.
Бер шәхси өй түбәсенең бер өлешен күтәреп алып, икенче кешенең бакчасына китереп салган. шундагы клуб түбәсенең бер өлешен алып бәргән. Тагын берничә өй, сарай түбәләренә зыян салган. Электр линияләренә зыян китергән.
Шунысы бар: Федотовка авылында давыл булмаган диярлек. Тик шундагы "Ленин" хуҗалыгы җәйге лагереның түбәсен тулысынча алып ыргыткан. Бәхеткә, бу вакытта монда маллар да, хезмәткәрләр дә булмаган.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: