Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск шахмат мәктәбендә "Соңгы кыңгырау" ярышлары

Лениногорск шахмат мәктәбендә узган шимбә көнне зур ярышлар булып үтте. Бәйгедә үзебезнең шахматчылар гына түгел,

тирә-күрше район һәм шәһәрләре – Актаныш, Алабуга, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Казан, Түбән Кама, Әлмәт районының Кичү авылы командалары катнашты, Самара шәһәренең дә шахматчылары, барлыгы – 63 уенчы  бар иде.

Тиз шахмат буенча егерменче турнир 2 нче балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбен тәмамлап чыгучыларга багышланган,  шуңа күрә исемен- җисеменә туры китереп “Соңгы кыңгырау” дип аталган иде. Уеннарда гомерен шахматка багышлаган ветераннардан алып,  тирән уйланып эш итүне таләп иткән уенда,  күптән түгел генә үзләрен сыный башлаган малайлар һәм кызлар да катнашты.  Швейцария системасы буенча үткән уеннар 11 турдан торды.

Турнирның хуҗалары булган шәһәребез командасы бу ярышларда бик уңышлы чыгыш ясады, абсолют зачетта безнең Матвей Николаев җиңүгә иреште, ә Владимир Шуваткин икенче урынга чыкты. Хатын-кызлар арасында Маргарита Соловьева икенче урынны яулады,

кыз балалар арасына Раяна Мортазина, шулай ук, икенче урынны алуга иреште, өченче урында – Анастасия Муравьева.

Ветеран шахматчылар да сынатмадылар, алар арасында лениногорскилы Инфат Хәйруллин бронза призга ия булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев