Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

"Лениногорск” телерадиокомпаниясе хезмәткәре Бәхтияр Галимов арабыздан китте

"Лениногорск" телерадиокомпаниясе хезмәткәре Бәхтияр Абдулла улы Галимов 55нче яше белән барганда, арабыздан китеп барды. Бәхтияр Абдуллаевич телевидение техникасы буенча республикада иң яхшы белгечләрдән иде. 90нчы еллар ахырыннан бүгенге көнгә кадәр ул Лениногорск телевидениесенең баш инженеры булып эшләде. Телевидениенең тапшырулар күрсәтүче җиһазларын модернизацияләү, заманчалаштыру, ул өзлексез эшләсен өчен бик күп эшләр...

"Лениногорск" телерадиокомпаниясе хезмәткәре Бәхтияр Абдулла улы Галимов 55нче яше белән барганда, арабыздан китеп барды.

Бәхтияр Абдуллаевич телевидение техникасы буенча республикада иң яхшы белгечләрдән иде. 90нчы еллар ахырыннан бүгенге көнгә кадәр ул Лениногорск телевидениесенең баш инженеры булып эшләде. Телевидениенең тапшырулар күрсәтүче җиһазларын модернизацияләү, заманчалаштыру, ул өзлексез эшләсен өчен бик күп эшләр башкарды. Аның ярдәме белән телевидение тапшырулары вакытында һәм сыйфатлы күрсәтелде. Консультация сорап, аңа республиканың көньяк-көнчыгыш районнары телевидение хезмәткәрләре мөрәҗәгать итә иде.

Бәхтияр Абдуллаевич - кайгыртучан гаилә башлыгы, әти, бабай, тормыш иптәшен яратучы, хөрмәт итүче ир иде.

Мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының олы югалту кайгысын уртаклашабыз.

Аны дүшәмбе көнне җирлиячәкләр.

Коллегалары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев