Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск ТОСлары Чыршы бәйрәменә чакыра

Балаларның кышкы каникуллары вакытында ТОСлар тарафыннан шәһәребезнең микрорайоннарында Чыршы бәйрәмнәре оештырыла. Беренче бәйрәм 26 декабрь көнне сәгать 10.00да Тукай урамы, 27 йорты ишегалдында узачак. 27 декабрьдә беръюлы ике урында: Булгаков урамы, 18 нче йорт каршында (түбән сулыкта) сәгать 11.00 дә һәм Тукай урамы, 16 А йорты адресы буенча сәгать13.00дә башланачак....

Балаларның кышкы каникуллары вакытында ТОСлар тарафыннан шәһәребезнең микрорайоннарында Чыршы бәйрәмнәре оештырыла.

Беренче бәйрәм 26 декабрь көнне сәгать 10.00да Тукай урамы, 27 йорты ишегалдында узачак.

27 декабрьдә беръюлы ике урында: Булгаков урамы, 18 нче йорт каршында (түбән сулыкта) сәгать 11.00 дә һәм Тукай урамы, 16 А йорты адресы буенча сәгать13.00дә башланачак.

28 декабрьдә 7нче микрорайонда урнашкан Балалар паркында кичке сәгать 17.00дә.

29 декабрь көнне сәгать 10.00 да Гагарина 5нче йорт адресы буенча, сәгать 11.30 да Лермонтов урамы 17 йорт ишегалдында бәйрәмнәр гөрлиячәк.

30 декабрьдә иртән 10.00 да Кошевой урамы 23 йорт ишегалдында, сәгать 12.00 дә "Юбилейный" паркында балаларны көтеп калачаклар.

2 гыйнвар көнне Широкая 36А йорты адресы буенча сәгать 12.30 да Чыршы бәйрәме була.

3 гыйнварда Мурзина урамы 18 йорт каршында 11.00 сәгатьтә бәйрәм була.

4 гыйвар көнне Школьная урамы 9нчы йорт ишегалдында сәгать 11.00дә балаларны көтеп калалар.

5 гыйнвар көнне Тукай урамы 2нче йорт каршында сәгать 11.00дә балалар бәйрәме узачак.

6 гыйнварда Мира урамы 8 нче йорт ишегалдында сәгать 11.00дә Чыршы бәйрәме үткәрелә.

Килегез, күңелле булачак!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев