Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск ветеранында кунакта балалар булды (фотолар)

Җиңү көне уңаеннан 7 нче ТОС рәисе урынбасары Зилә Мөдәрисова, 16 нчы балалар бакчасына йөрүчеләр тәрбиячеләре Лилия Горынцова, Лилия Насырдҗанова, музыка белгече Олеся Чадаева җитәкчелегендә Бөек Ватан сугышы ветераны Харис Мөхәмәдҗановта кунакта булды.

Шашин урамында гомер итүче Харис абый белән Зәкия апа  Мөхәммәдҗановлар  кунакларны якты йөз белән  каршы алды. Балалар  тынычлыгыбыз өчен көрәшкән сугышчы белән якыннан аралашты, хәтта  сугышчы бабаларының орден-медальләрен тотып карады. Владимир Платонов белән Эвелина Лапшина  ветеранга сугыш турындагы шигырь сөйләсә, Айлинә Фатыхова “Катюша” җырын бии-бии җырлап өлкәннәрне шаккатырды. Бәйрәм уңаеннан Харис бабаларына үз куллары белән ясаган бүләкләрен дә тапшырды.

Бу көнне алар тыл хезмәтчәне Анна Емельяновнада да булдылар. Шушы көннәрдә туган көнен билгеләп үтүче ветеранны  90 яшьлек юбилее һәм якынлашып килүче 9 май   белән котладылар. Юбилярга да шигырь-җырларын, үзләре ясаган рәсем-чәчәкләрен  бүләк иттеләр.

Анна Емельяновна Сыч Россия Президентының  Котлау хатын һәм администрациядән алып килгән  бүләкне сөенеп  кабул итте, шатлыктан күз яшьләрен сөртә-сөртә яшь артистларны озатып калды. 

Фотолар һәм автор: Зилә Мөдәррисова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев