Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан ЗАГС бүлегендә тантана.
Лениногорск ЗАГС бүлеге хәбәр иткәнчә, 7 мартта бүлектә ел башыннан 100нче бала тууы теркәлгән.
Кристина һәм Эдуард Конновлар гаиләсендә кыз бала туган. Ул - гаиләдә беренче сабый. Кызчыкка Эмилия дип исем кушканнар.
Лениногорск ЗАГС бүлеге Елена Миннегаллямова яшь әти-әнине шатлыклы вакыйга белән тәбрик итте.
https://vk.com/public211620994?w=wall-211620994_385
Нет комментариев