Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида алиментлар түләтү мәсьәләсе буенча гражданнар кабул ителде

5 февральдә Лениногорск районы "Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә ата-аналар алимент түләүдән баш тарткан балигъ булмаган балалы гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү буенча эшче төркем утырышы узды.

Мөрәҗәгать итүчеләр Лениногорск шәһәре прокурорының өлкән ярдәмчесе, юстиция киңәшчесе Л. Сөләйманова, суд приставы-башкаручы С. Карташовадан консультацияне алды. "Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге юрисконсульты республикадан читтә яшәүче гражданнарга алиментлар буенча бурычларны исәпләү турындагы запросны төзүдә ярдәм күрсәтте.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Бердәм кабул итү көне бер тапкыр гына үткәрелми - мөрәҗәгать иткән гражданнар белән эшләү алимент бурычлары буенча килеп туган ситуациядә уңай үзгәрешләр алганчы дәвам итә. 

"Исток-Башлангыч" үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев