Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида бер атнада өч янгын

Узган атнада безнең район территориясендә янгыннар булды.


14 апрель көнендә иртәнге 8 сәгать 40 минутта 112 бердәм коткару телефонына Лениногорскида, Мурзин урамы, 38нче йортта янгын турында хәбәр килә. Биредә йортта янгын чыга. Янгынның сәбәбе – электр җиһазларын монтажлаганда кагыйдәләрне бозу.

15 апрель көнне көнне “01” телефонына шәһәрдә, 1нче БАМ, “Нефтяник” гаражчылык җәмгыятендә янгын чыга. Гараж эчендә машина яна торган була. Янгынның сәбәбе – транспортер механизмы төзек булмау. Кызганыч, Лада “Приора” машинасы янып бетә. Бәхеткә, зыян күрүче юк.

16 апрель көнне 15 сәгать 26 минутта “01” телефонына Спиридоновка авылында янгын чыгуы турында хәбәр итәләр. Биредә Советская урамы, 54нче йортта мунчада янгын чыга. Янгынның сәбәбе – электр җиһазларын монтажлаганда кагыйдәләрне бозу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X