Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида быел 5 укучы 100 балл җыйган

Быел чыгарылыш укучылары имтиханнарны уңышлы гына тапшырганнар,

арада иң-иң яхшылары да бар, биш укучы имтиханда 100 балл туплаган. Мәгариф идарәсе начальнигы Вагиз Санатуллин Чыгарылыш кичәсендә  бишесенең  исем-фамилияләрен һәм аларның укытучысын әйтеп чыкты.  Йөз балл туплаучы

5 укучының өчесе рус теленнән 100 балл җыйган. Алар:  Дарья Возжаева, 6нчы мәктәптән, укытучысы Ирина Шиһапова, Анастасия Любецкая, 7нче мәктәптән, укытучысы Раилә Валиева, Илья Ефременков, 12нче лицейдан, укытучысы Ирина Салахова.

11нче гимназиядән Илья Колсанов математика фәненнән 100 балл туплый алган. Укытучысы – Алсу Кәримова. 6нчы мәктәп чыгарылышы – Дарья Кондратьева җәмгыять белеменнән 100 балл җыйган, укытучысы – Наталья Романова. 

  Чыгарылыш укучылары уку буенча сынатмадылар. 44 укучыга “Укудагы аерым казанышлары өчен” медале тапшырылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев