Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида чыккан янгын 15 кешене юк итә язды

15 март көнне Лениногорскида биш катлы йортта янгын чыга. Әлеге йортта яшәүче 15 кеше янгында һәлак була язды.

 


Лермонтов урамындагы йортларның берсеннән бердәм диспетчерлык хезмәтенә янгын турында хәбәр килә. Шунда ук 66нчы янгын сүндерү частенә хәбәр җибәрелә.

Янгын чыккан урынга коткаручылар, ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре, электр челтәрләре хезмәткәрләре килә.
Алар килгәндә йортта яшәүчеләр урамга чыгып, подъезд янында җыелган булалар. Ярый әле янгынны вакытында күреп, бәхетсезлек очрагы булмый кала. Бары бер ир-атка гына медицина ярдәме кирәгә, аңа ярдәм күрсәтелә, ул үзен яхшы хис итә башлый.

Янгын тиз арада сүндерелә. Янгын сүндерүчеләр сүзләренә караганда, фатирларның берсендә карават янып китү фаҗига китереп чыгарган. Ә карават нилектән янган, анысын дознавательләр тикшерә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Янгын лениногорск пожар