Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида Габдулла бабайны 95 яше белән котладылар

Тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Галиуллин Габдулла Гатаулла улы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

 

Ул Шөгер авылында туган. 1946 елда Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәте өчен колхозда намуслы хезмәте өчен медаль белән бүләкләнә. Ул хезмәт итәргә бик теләсә дә, бронь булгач, бара алмый.

Сугыштан соң бораулаучы булып эшли, көн саен 12 километр җәяүләп скважинага йөргәннәр.

УПНП и КРСта  кранда 20 елдан артык эшли, аннан пенсиягә китә. Пенсиядә  умартачылык белән шөгыльләнгән . Аның балы бөтен әйләнә-тирәдә дан тоткан.

Хатыны белән ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Ветеранның 4 оныгы һәм 4 оныкчыгы бар. Алар барысы да юбилей көнендә әтиләрен һәм бабаларын хөрмәтләделәр.

Котлауда предприятие профкомы һәм 6 нчы ТОС  катнашты. Шәһәр җитәкчелеге исеменнән ветеранны шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова котлады. Ул юбилярга сәламәтлек  теләде, шулай ук РФ Президенты В.В. Путинның Котлау хатын тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев