Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида хәрби исәпкә алуның җиңүчеләре билгеле

Шушы көннәрдә хәрби исәпкә алуны һәм запаста торучы гражданнарны броньга калдыруны башкаруда иң яхшы оештыручыларның район этабында җиңүчеләре билгеле булды. Бу республика күләмендә узучы конкурс, ул муниципаль районның беренчел хәрби исәпкә алуны башкаручы җирле үзидарә органнарының оешма-предприятиеләре арасында үтте. Беренче урында - "Лениногорск җылылык челтәрләре" предприятиесе һәм Зеленая Роща авыл...

Шушы көннәрдә хәрби исәпкә алуны һәм запаста торучы гражданнарны броньга калдыруны башкаруда иң яхшы оештыручыларның район этабында җиңүчеләре билгеле булды.

Бу республика күләмендә узучы конкурс, ул муниципаль районның беренчел хәрби исәпкә алуны башкаручы җирле үзидарә органнарының оешма-предприятиеләре арасында үтте. Беренче урында - "Лениногорск җылылык челтәрләре" предприятиесе һәм Зеленая Роща авыл җирлеге, икенчедә - "Водоканал" җәмгыяте һәм Түбән Чыршылы җирлеге. Өченче урынны "Татнефтеснаб" идарәсе белән Керкәле авыл җирлеге алды.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы ел йомгаклары буенча уздырыла торган чарада булачак, аларга Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары тапшырылачак. Район этабында җиңүчеләрнең эшләре республика конкурсының соңгы этабында катнашу өчен комиссиягә җибәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев