Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида кар өемнәре белән "көрәш"

Бу атна башында яуган кардан соң бер тәүлек эчендә һәр “КамАЗ” машинасы шәһәрдән якынча 15 кубометр кар массасын махсус полигонга чыгарды. Бер тәүлектә барлыгы 150 рейс ясалды. Кар чистарту өчен техника шәһәрдә җитәрлек. Коммуналь оешмалар үз бурычларын тиешенчә үтәп киләләр.


Кар күп яуган көннәрдә техника башлыча төнлә эшли, чөнки юлларда автомобильләр саны шактый кими. Ләкин юл кырыйларында калдырып киткән машиналар махсус транспортка төнлә дә зур комачаулык тудыра. Бүгенге вакытта Лениногорск районында теркәлгән машиналар саны 32 меңгә якынлашкан. Әйтергә кирәк, шәһәр юлларының киңлеге бу күләмгә исәпләнмәгән, ә транспорт артып кына тора.
Лениногорск юл хуҗалыгы оешмасында 25 берәмлек техника исәпләнә. Грейдерлар, кар төяүче машиналар, самосвал һәм тракторларның уртача яше 4-5 ел. Кирәк булган очракта предприятие нигезендә техник хезмәт күрсәтү һәм ремонт ясала.
-    Карның күпләп явуына без әзер, урамнарны кардан вакытында һәм тиз рәвештә башкарырга тырышабыз. Халыктан сабыр булуларын сорыйсы килә. Иң беренче чиратта шәһәр урамнарын чистартабыз, аннары шәхси секторга күчәбез. Әлбәттә, беренче итеп үзәк урамнарны кардан арындырабыз, – дип аңлата «Благдорстройхоз» муниципаль предприятиесе белгече Максим Апаков.

Ишегалларында кар чистарту эшен идарәче компания хезмәткәрләре башкара. Биредә дә төп проблема – машиналар күплеге. Аларның кайберсе тәүлекләр буена урыныннан кузгалмый. Коммуналь хезмәткәрләрнең кар чистарту турындагы белдерүләренә битараф калучы машина хуҗалары җитәрлек. Бу исә эшләүче техникага зур комачаулык тудыра, бигрәк тә йорт түбәләреннән кар төшергән вакытта.
Көн саен «АрхГрадСтройКонтроль» оешмасы административ-техник инспекциясе һәм тәртип саклау пунктлары хезмәткәрләре юл челтәре, ишегалды территорияләренең торышын тикшереп тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X