Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида әлегә су басу куркынычы юк, тик әзер булырга кушалар

Республика районнарын су баса башлады. Буа, Кайбыч Яшел Үзән, Апас районнарында булды бу хәл.

Интернет челтәрендә фотолар  да барлыкка килде. Мәсәлән, Яшел Үзән районы Татар Танае авылында көндез су бакчаларын баскан, аннан абзарга, кичкә өйләренә кергән. Фотоларда өйдәге барлык җиһазлар су эчендә утыра иде. Үзәкне өзгеч күренеш, башына төшкән кешегә бик авыр күрергә язмасын. 
-Бездә әлегә су басу булмады, хәзергә тыныч, - диде Лениногорск буенча гадәттән тыш хәлләр идарәсе начальнигы Сергей Мостов. – Тик уяулыкны югалтырга ярамый. Су басу куркынычы булган торак пунктларда яшәүчеләр әзер булып торырга тиеш, - ди ул.
  Су басу  булган берничә авылда яшәүчеләр белән дә элемтәгә чыккан идек. Сарабикколдан “Әлегә юк, тик Шушмада су күтәрелә, әкрен генә” дип яздылар. Сугышлы авыл җирлегеннән: “ Әлегә су басу юк, ләкин Шушма күтәрелде. Халык арасында даими аңлату эшләре алып барабыз”, - диделәр.
  Атна ахырына бераз салкынайтып җибәрде, интернетта һава торышы киләсе атна урталарына хәтле төнлә ноль градустан түбән күрсәтә. Шулай да, ул-бу була калса, ярдәм сорау өчен телефоннарны беле торыгыз: 01, 112.

фото: http://16.mchs.gov.ru/operationalpage/operational/item/6749397/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев