Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида сайлау участокларына гаиләләре белән киләләр (фотолар)

Сайлау участокларына балалары, оныклары, оныкчыклары белән киләләр. Эльмира Габдушовага 73 яшь. Ул 11нче гимназиядәге 1801нче сайлау участогында тавыш бирде. Сайлауга 4 яшь ярымлык оныкчыгы Сергей белән килгән. -Сайлауларда катнашмый калганым юк. Баштан балаларымны ияртеп килә идем, аннары оныкларны, бүген менә оныкчыгым белән килдем. Тавыш бирү белән кайтып китәргә җыенган идем,...

Сайлау участокларына балалары, оныклары, оныкчыклары белән киләләр.
Эльмира Габдушовага 73 яшь. Ул 11нче гимназиядәге 1801нче сайлау участогында тавыш бирде. Сайлауга 4 яшь ярымлык оныкчыгы Сергей белән килгән.
-Сайлауларда катнашмый калганым юк. Баштан балаларымны ияртеп килә идем, аннары оныкларны, бүген менә оныкчыгым белән килдем. Тавыш бирү белән кайтып китәргә җыенган идем, Кая ул, юк, кайтмыйбыз, концерт карыйбыз, дип мине туктатты, - ди.
Мөнир абый Камаловларның гаиләсендә дә сайлауларда катнашуның үз традициясе бар булып чыкты. Гаиләдәге ирләр бергә, ә хатын-кызлар алардан аерым шулай ук бергә җыелышып барып тавыш бирә. Мөнир абый оныгы Рафаэльгә сайлау участогында үзеңне ничек тоттарга икәнлеге аңлатып бара. Ахырдан буфеттан тәм-том алып сыйлады үзен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев