Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида «Студентлар язы – 2022» иҗат фестиваленең гала-концерты үтте

Мәдәният сараенда «Студентлар язы – 2022» шәһәр студентлар иҗаты фестиваленең гала-концерты булды.

Фестиваль Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы һәм Россия Федерациясендә халык сәнгате һәм халыкларның матди булмаган мәдәни мирасы елы кысаларында үткәрелде.

 Фестивальнең гала-концерты төрле юнәлешләргә һәм номинацияләргә бай булды, аларда катнашучылар үзләренең талантларын һәм осталыкларын күрсәттеләр.

Конкурста шәһәрнең урта уку йортларыннан барлыгы 176 студент катнашты. «Гомуми программа» юнәлешендә  музыка-рәсем сәнгате педагогика көллияте һәм нефть техникумы 2 нче дәрәҗә лауреат булды,  политехник көллият 1 нче дәрәҗә лауреат булды.

Гомуми зачетта Лениногорск нефть техникумы - 3 дәрәҗә лауреат, «Лениногорск музыка- рәсем сәнгате педагогика көллияте» - 2 дәрәҗә лауреат һәм Лениногорск политехник колледж 1 дәрәҗә лауреат булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: студентлар язы