Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида “юл һәлакәтендә” коткаручылар “ярдәмгә килде”

Лениногорскида юл-транспортында һәлак булучыларны искә алып, Үзәк мәйданда акция узды.

Бирегә администрация вәкилләре, юл иминлеге сафында торучылар, “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” учреждениесе вәкилләре, “Ашыгыч ярдәм” хезмәткәрләре, коткаручылар, студентлар, шәһәр халкы җыелды.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Владимир Друк һәркемгә дә юлда игътибарлы булырга кушты, исән-имин йөрүләрен теләде.

ДОСААФ вәкилләре акциягә килүчеләргә һәм үтеп баручыларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм буклетлар тараттылар.

11нче янгын сүндерү часте хезмәткәрләре юл-транспорт һәлакәтләре вакытында ничек ярдәм итү, коткару алымнары хәрәкәтләрен күрсәттеләр.

Юлларда имин йөрик

 

Фото: http://leninogorsk.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев