Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскига шагыйрә Клара Булатова килде (ФОТОЛАР)

Лениногорскига Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты шагыйрә Клара Гариф кызы Булатова килде. Ул шәһәрнең 11нче гимназиясендә  укучылар белән очрашты.

Очрашуда “Чишмә” әдәби берләшмәсе вәкилләре дә катнашты.
Очрашу җылы эчтәлектә узды. Укучылар шагыйрәне якыннан күрүләре өчен шат иде. Алар Клара апаның шигырьләрен сөйләде. “Айсылу” театры шагыйрә әсәрләренә нигезләнеп язылган пьесаларны сәхнәләштерде.


Укучылар Клара апага үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, ә ул рәхәтләнеп җавап бирде, сөйләде.


Клара Булатованың шигырьләре традицион татар шигыре калыбында иҗат ителгән, анда тормышта кайгы-хәсрәтен дә, сөенеч-шатлыкларын да күп күргән хатын-кыз шәхесенең хис-тойгылары, мәхәббәт кичерешләре, гомер турында, туган җир, заман, кеше язмышы, мәңгелек турында фәлсәфи уйланулары, сагыш-әрнүләре  чагылыш таба. 


Кичә бер мизгелдә узды да китте. Соңыннан очрашуны истәлеккә калдырырга дип, фотога төштеләр.


Очрашуда Розалия Мостафина булды
Автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Клара Булатова 11нче гимназия