Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилы Владимир Скрипаль полуфиналда

10 февральдә НТВ каналында "Ты супер!" проектының икенче сезоны башланып киткән иде.Әлеге популяр проекта лениногорскилы Владимир Скрипаль да катнаша.

Егет Иске Писмән авылында Наталья Сивачёва гаиләсе тәрбиясендә яши. Шәһәребезнең музыка-педагогика училищесында белем ала.  "Сәрвиназ" ансамбленә йөри һәм җиде ел вокал белән шөгыльләнә.
Экраннарда без Владимирның әтисе белән беренче тапкыр очрашуына да шаһит булдык, бергәләп аның өчен  шатландык.
Егетебезгә икенче турда да бәхет елмайды, аның  җырлавын жюрилар ошатты, Владимирыбыз   полуфиналга чыкты. Якташыбызга уңышлар телик!
автор: Зилә Мөдәррисова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев