Лениногорскилы зарлана: салкында көттек, терминал янында кеше юк
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилы зарлана: салкында көттек, терминал янында кеше юк

Җомга көнне терапевтка язылырга бардык. 7 гә хәтле кермәделәр, салкында тордык, дип яза Николай исемле берәү "Халык контроле" порталына.

Аның зары моның белән генә бетми: терминал янында кеше булмавы да борчыган аны. Бер регистратор утыра, ул терминалдан телефонга чаба, ди. 

Аның мөрәҗәгатенә республика сәламәтлек саклау министрлыгыннан болай дип җавап биргәннәр:  

  - Поликлиника расланган эш тәртибе буенча, иртәнге 7 дән 19.00 сәгатькә кадәр эшли. Һәр көнне 12гә кадәр  терминал янында 1 катта шәфкать туташы дежурлык итә, 12 дән соң регистратор хезмәт күрсәтә. 

       


Нет комментариев