Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилы Габдерәүф бабайны Путин котлады (ФОТОЛАР)

Шәһәрдә яшәүче Габдерәүф Ризванов 90 яшен тутырды, дип хәбәр итә муниципалитет сайты. Сугыш ветераны тумышы белән Яңа Иштирәк авылыннан. 1943 елда армиягә китеп, шуннан Япониягә каршы сугышта катнаша. Батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Хатыны Миңнурый апа белән өч ул тәрбияләп үстерәләр, биш онык, җиде оныкка куанып яшиләр. Ветеранны...

Шәһәрдә яшәүче Габдерәүф Ризванов 90 яшен тутырды, дип хәбәр итә муниципалитет сайты.
Сугыш ветераны тумышы белән Яңа Иштирәк авылыннан. 1943 елда армиягә китеп, шуннан Япониягә каршы сугышта катнаша. Батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.
Хатыны Миңнурый апа белән өч ул тәрбияләп үстерәләр, биш онык, җиде оныкка куанып яшиләр. Ветеранны тәбрикләргә район башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, 5нче ТОС, социаль хезмәт күрсәтү үзәге һәм Габдерәүф бабай пенсиягә кадәр эшләгән "ТМС групп" идарәче компаниясе җәмгыятеннән вәкилләр килде.

Аңа Россия һәм Татарстан Президентлары исеменнән бүләкләр һәм котлаулар тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлады