Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар, алданмагыз!

Россия Федерациясенең Федераль суд приставлары хезмәте россиялеләрнең электрон адресларына массакүләм һөҗүм ясалуы хакында белдергән. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә. Электрон адресларга федераль хезмәт исеменнән ялган хатлар җибәрелгән. Электрон хәбәрләрдә җинаятьчеләр россиялеләрне "суд бурычы барлыгы" белән куркыткан һәм актив сылтамаларга "басарга" кушкан. Бу сылтамаларда исә зарарлы код урнаштырылган булган. Кешене...

Россия Федерациясенең Федераль суд приставлары хезмәте россиялеләрнең электрон адресларына массакүләм һөҗүм ясалуы хакында белдергән. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә. Электрон адресларга федераль хезмәт исеменнән ялган хатлар җибәрелгән.

Электрон хәбәрләрдә җинаятьчеләр россиялеләрне "суд бурычы барлыгы" белән куркыткан һәм актив сылтамаларга "басарга" кушкан. Бу сылтамаларда исә зарарлы код урнаштырылган булган.

Кешене ышандыру өчен җинаятьчеләр хатта дизайн, электрон адрес һәм суд приставлары хезмәтенең логотипларын файдаланган.

"Хат текстындагы сылтама буенча үткәч, вируслы архив файлын үзеңә күчереп алырга тәкъдим ителә. Бу файлны күчереп алган кеше үзенең компьютерын куркыныч астына куя. Хәтта антивируслар да ярдәм итмәскә мөмкин", - дип хәбәр иткәннәр Федераль суд приставлары хезмәтендә.

Хезмәт приставлары компьютер яисә смартфон зарарланган очракта, хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә киңәш иткән.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев