Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар, елмаеп алыйк әле!

Шәһәрдә ир белән хатын телефон аша сөйләшә. - Әтисе, син машинаны кардан казып чыгардыңмы әле? - Бишенче машинаны казыйм инде, хатын. Үзебезнеке чыкмады әле. ************************************ - Кичтән яхшы гына эчкәннән соң, иртән өч әйбергә карарга куркам: үз йөземә, акча янчыгыма һәм телефоннарга җыелган номерларга. ****************************************************** Бик оста кесә карагын юлда...

Шәһәрдә ир белән хатын телефон аша сөйләшә.

- Әтисе, син машинаны кардан казып чыгардыңмы әле?

- Бишенче машинаны казыйм инде, хатын. Үзебезнеке чыкмады әле.

************************************

- Кичтән яхшы гына эчкәннән соң, иртән өч әйбергә карарга куркам: үз йөземә, акча янчыгыма һәм телефоннарга җыелган номерларга.

******************************************************

Бик оста кесә карагын юлда мотоциклчы бәреп киткән. Полиция хезмәткәре карактан сорый:

- Аның берәр билгесен исегездә калдырмадыгызмы?

- Юк. Менә акча янчыгын алып калдым,бәлки, кирәге чыгар.

***********************

- И, кызым, кемгә охшап шулкадәр бәгырьсез булдың соң син?..

- Белмим, әни. Безнең әти яхшы кеше болай үзе...

********************

- Доктор, көн дә бер төш күрәм: тычканнар җыелышып футбол уйный.

- Менә сезгә рецепт, шул даруны эчегез.

- Ә иртәгә генә эчсәм ярыймы?

- Ярый. Ә нигә?

- Бүген финал уены иде...

чыганак: "Ирек мәйданы"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев