Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар Клара Булатова исемендәге премиягә лаек булды (фотолар)

Әлмәт шәһәрендә узган Клара Булатова премиясен тапшыру тантанасында 11нче гимназия укучылары гимназия данын якладылар. "Драма әсәрләре язу" номинациясендә 9 сыйныф укучысы Илзирә Алишева 3нче дәрәҗә премиягә лаек булды. Үзләре язган шигырьләре белән Авзалова Айсылу, Зианшина Регина лауреат, Мостафина Алинә дипломант исемен алдылар. 8 класс сыйныфы укучысы Мәгъсумова Азалия К. Булатованың...

Әлмәт шәһәрендә узган Клара Булатова премиясен тапшыру тантанасында 11нче гимназия укучылары гимназия данын якладылар.


"Драма әсәрләре язу" номинациясендә 9 сыйныф укучысы Илзирә Алишева 3нче дәрәҗә премиягә лаек булды.

Үзләре язган шигырьләре белән Авзалова Айсылу, Зианшина Регина лауреат, Мостафина Алинә дипломант исемен алдылар.

8 класс сыйныфы укучысы Мәгъсумова Азалия К. Булатованың "Шушы яктан, шушы туфрактан без" җырын башкарды һәм лауреат исемен яулады. 8 сыйныф укучысы Рәхмәтуллина Илвина соавтор буларак пьесага әйләндергән "Җәйге каникулда" әсәре өчен лауреат булды. Гимназиянең "Айсылу" драма түгәрәге һәм "Энҗе бөртекләре" иҗат төркеме укучылары тарафыннан югарыда әйтелгән пьеса сәхнәләштерелгән вариантын тамашачы хөкеменә җиткерде. Шушы югары дәрәҗәдәге фәнни эшләр һәм чыгышлар өчен гимназия 2 дәрәҗәдәге премия иясе булды.

Укучыларның фәнни җитәкчеләре Сәмигуллина Венера Минсәгыйть кызы, Әхмәтшина Фәридә Зөфәр кызы, Шәрәпова Зөмәрә Ләбип кызы. Афәрин, булдырасыз, алдагы елларда да иҗат чишмәләрегез тулы, саф булсын! Уңышлар сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев